Аксубай районы автопаркы ике яңа мәктәп автобусы белән тулыланды
Кичә Казанда «Мәктәп автобусы» федераль программасы кысаларында 70 мәктәп автобусыннан ачкычлар тапшырылды.
Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. «Казан» гаилә үзәге каршындагы мәйданчыкта ул ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һәдиуллинга символик акчкыч тапшырды.
Федераль программа ярдәмендә безнең район ике яңа мәктәп автобусы алды. Транспорт Савгач һәм Иске Мокшино мәктәпләрендә кулланылачак. Ачык-сары төстәге яңа «ГАЗель» машиналарыннан ачкычларны район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллинга һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәмзия Зәйдуллинага тапшырдылар.
Барлык автобуслар да «Глонасс 112» бердәм дәүләт мәгълүматлар системасының спутник навигациясе белән җиһазландырылган. Заманча мәктәп автобуслары үзләрен пассажирлар өчен балаларны ташуда барлык куркынычсызлык таләпләренә җавап бирүче ышанычлы һәм уңайлы транспорт чарасы буларак күрсәтте инде.
Фото: Рәмзия Зәйдуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев