Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай район үзәк хастаханәсенең табиб-терапевты алкоголь яратучылар өчен үлемгә китергән куркынычлар турында сөйләде

Алкогольне чамадан тыш куллану баш, муен, бавыр яман шешеннән, йөрәк ишемиясеннән үлем куркынычын арттыра.

Аксубай район үзәк хастаханәсенең поликлиника мөдире, табиб-терапевт Алинә Маланчева белән алкогольнең тагын нинди проблемаларга китерүе турында әңгәмә корабыз.

– Алинә Нил кызы, алкогольне чамадан тыш куллану – асылда, акрын үлемгә китерәме?

– Без бу начар гадәт белән яшәүче пациентларны күзәтәбез һәм организмның алкоголь йогынтысы астында акрынлап хәлсезләнә баруын билгеләп үтәбез. Статистика да бу хакта сөйли. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Н. Блохин исемендәге онкология фәнни тикшеренү үзәге һәм яман шешне өйрәнү буенча Халыкара агентлык ярдәме белән Томск, Барнаул һәм Бийскида башкарылган масштаблы күп компонентлы популяция эпидемиология проекты гамәлгә ашырылды.

Проект кысаларында 260 мең кешенең медицина мәгълүматы ретроспектив анализланган, шулай ук 25 мең аутопсий нәтиҗәләре ясалган. Тикшеренү нәтиҗәсендә, алкоголь куллану баш, муен, бавыр яман шешеннән, кискен йөрәк ишемиясе авыруыннан, туберкулездан, пневмониядән, бавыр, ашказаны асты бизе авыруларыннан, алкогольдән агулану, бәхетсезлек очраклары, транспорт һәлакәтләре, үз-үзеңә кул салу аркасында үлем куркынычын арттыра.

— Алкоголь куллану – 200дән артык авыруның, имгәнүләрнең һәм башка сәламәтлекне бозуның сәбәбе дигән мәгълүматлар бармы?

– Әйе. Алкогольне күпләп куллану йогышлы булмаган авыруларның үсеш куркынычын, йөрәк-кан тамырлары, онкология, йогышлы авырулардан үлү куркынычын, алдан ниятләнгән һәм алдан күрелмәгән травматизм куркынычын арттыру белән бәйле. Яшүсмерләр арасында спиртлы эчемлекләр куллану аеруча куркыныч тудыра. Бу баш миендә структур һәм функциональ үзгәрешләр тудыра. Мондый үзгәрешләрнең киләчәктә гомер буе сакланачагы исбатланган инде. Шул ук вакытта яшь кешеләрнең беренче тапкыр исерткеч эчемлекләр татып каравы һәм олы яшьтә исерткеч эчемлекләр белән проблемалар килеп чыгу куркынычы белән үзара бәйләнеш бар: яшь кешеләр беренче тапкыр исерткеч эчемлекләрне никадәр соңрак татып караган саен, тормышның соңгы этабында алкоголь белән проблемалар килеп чыгу куркынычы да шулкадәр түбәнрәк.

– Җәмгыятьтә бу начар гадәтне җиңеп буламы?

– Күп кенә илләр халык алкоголизациясе белән очрашты һәм аңа каршы көрәш беркайчан да уңышлы булмады диярлек. Бу Американың коры законына да, 1980 елларда СССРда эчкечелеккә каршы көрәш омтылышларына да кагыла, ул 1990 һәм 2000 еллар башында эчкечелек таралуга китерде. Алкоголь куллану арту белән үлүчеләр саны да артты. 300 000 кеше катнашкан масштаблы, күп компонентлы тикшеренүләр 15-54 яшьлек ир-атларның яртысыннан артыгының (59%) эчкечелеккә бирелү сәбәпле үлүе ачыклаган.

– Начар гадәттән арынырга теләүчеләргә кая мөрәҗәгать итәргә?

– Бу начар гадәт кешенең үзен генә җимереп калмый. Гаиләдәге мөнәсәбәтләр дә җимерелә, кискенләшә. Чөнки күпчелек очракта алкогольгә тартылучыларның үз-үзләрен тотышы агрессия тудыра, алар адекват булмый. Еш кына кеше үзенең һәвәслеген инкарь итә. Һәм белгечләргә мөрәҗәгать итүдән курка. Бездә нарколог эшли. Ул Казаннан килә, атнага өч көн: чәршәмбе, пәнҗешәмбе, җомга көннәрендә кабул итә. Табибка аноним рәвештә мөрәҗәгать итәргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев