Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай район үзәк хастаханәсе поликлиникасының икенче катын ремонтлау эшләре тәмамланып килә

Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында эшләр район хастаханәсе поликлиникасында тулы көченә бара.

Без ремонт эшләрен аның башланган мәлендә, кабинетларда һәм коридорларда демонтаж алып барылган этапта яктырткан идек. Һәм шул вакыттан алып бүгенге көнгә кадәр эшләрнең нинди күләмдә башкарылуын күреп гаҗәпләндек.

Хуҗалык эшләре буенча баш табиб урынбасары Әхтәм Насретдинов безгә поликлиниканың икенче каты буенча экскурсия үткәрде, анда ремонт тәмамланып килә. Диварлар штукатурланган һәм буялган, коммуникацияләр тулысынча алмаштырылган, яңа ишекләр куелган, ә кайбер кабинетларда исә идәннәргә линолеум җәюгә керешкәннәр.

– Гомумән алганда, без вакытка сыешабыз һәм «Строитель» ҖЧҖ подрядчысы эше белән канәгать. Алар бөтен җирдә дә үз эшләренең осталары, шәхси вакыт белән дә исәпләшмиләр. Мисалга, стоматология кабинетында 240 квадрат метрга плитәне белгечләр бер төн эчендә җәйделәр, – дип уртаклашты Әхтәм Насретдинов.

Бер атнадан төзүчеләр икенче катта эшләрне төгәлләргә һәм беренче катка күчәргә планлаштыралар.

Исегезгә төшерәбез, Аксубай район үзәк поликлиникасын ремонтлау «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы акчасына башкарыла. Федераль бюджеттан капиталь төзекләндерү өчен 30 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев