Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай район үзәк хастаханәсе бәйрәм алдыннан яңа автомобильләр алды

Татарстанның Сәламәтлек саклау учреждениеләре беренчел звеноны модернизацияләү программасы буенча федераль бюджет исәбенә һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановтан автомобильләр алдылар.

Район һәм шәһәр хастаханәләренә 193 яңа автомобиль юл алды. Аксубайга люкс комплектацияле өч яңа "Ларгус" һәм "Ford Transit" микроавтобусы кайтты.

- Коронавируска бәйле хәл буенча районнан читкә бару күп тапкырга артты, үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләре көн саен Казанга, Чистайга авыруларны анализлар тапшырырга илтәләр. Яңа машиналар безгә дә, авыл өчен дә, авыруларны алып килер өчен кирәк. Бер машинаны Иске Ибрай амбулаториясенә тапшырырга планлаштырабыз, - дип уртаклашты Аксубай район үзәк хастаханәсе баш табибы Марсель Ислямов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X