Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай район үзәк хастаханәсе автопаркы ике “Ларгус” автомобиле белән тулыланды

Беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтү өчен район хастаханәсе тагын ике автомобиль алды.

Бу атнада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйковка 90 автомобильгә сертификатлар тапшырды.

Президент медикларга Covid-19га каршы тору буенча республикада үткәрелә торган эшләре өчен рәхмәт белдерде. Медицина хезмәткәрләренең җайга салынган эше генә вәзгыятьне сакларга ярдәм итә, дип ассызыклады ул.

Автомобильләр Татарстанга беренчел звеноны модернизацияләү федераль программасы буенча килде.

Аксубай район үзәк хастаханәсе баш табибы Марсель Ислямов белдергәнчә, транспортны авыллар өчен кулланачаклар. Быел хастаханәнең автопаркы авыл халкына беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтү өчен алты автомобиль – биш “Ларгус” һәм “Ford Transit” микроавтобусы белән тулыланды.

Фото: Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев