Аксубай прокуроры урынбасары Лариса Горожанкинага ТР Дәүләт Советының Рәхмәт хаты тапшырылды
Аксубай районы прокуроры урынбасары Лариса Горожанкина Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин имзасы куелган Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Бүләкне аңа Татарстан Республикасы Прокуратурасында Россия прокуратурасы оешуга 299 ел тулуга багышланган тантаналы чарада тапшырдылар.
–Сезгә Татарстан Республикасы прокуратурасы органнарында озак еллар нәтиҗәле хезмәтегез һәм хезмәт эшчәнлегенең югары күрсәткечләре өчен рәхмәт белдерәм. Сезнең законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгыту эшендә, прокурор күзәтчелеген тәэмин итүдә куйган хезмәтегез югары бәяләнде, профессиональлек һәм яхшы оештыру сәләтенә ия булуыгыз аркасында коллективта зур хөрмәт казандыгыз, диелә хатта.
Лариса Горожанкина прокуратура органнарында 15 елга якын, 2006 елның апреленнән бирле эшли. Җитәкчелек билгеләп үткәнчә, ул үзенең вазифаларына җентекле караучы җаваплы, принципиаль хезмәткәр.
– Прокуратурага кергән һәр мөрәҗәгать, без карый торган һәр җинаять эше артында – кешеләр язмышы. Һәм без, Законга нигезләнеп, гаепсезне аклау яисә җаваплылыктан качарга теләүче кешене катгый җәзага тарту өчен, һәр эшне асылына кадәр барып җитеп тикшерергә тиеш, – дип сөйли Лариса Горожанкина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев