Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай прокуратурасы нефтьчеләрнең хезмәт хокукларын бозу турында аноним мөрәҗәгатьне нигезсез дип таныды

Аксубай районы прокуратурасы нефть компаниясе хезмәткәрләренең аноним мөрәҗәгате буенча тикшерү үткәрде.

Прокуратура органнары, дәүләт органнары системасына кереп, «Гражданнарның мөрәҗәгатьләре турында»гы Федераль закон нигезендә, кергән барлык мөрәҗәгатьләрне кабул итәргә һәм тикшерергә, дәүләт ресурсларын эшкә җигәргә һәм алар буенча тикшерүләр үткәрергә, хокук бозулар ачыкланган очракта прокурор җавап бирү чараларын күрергә бурычлы.

Адресатлары күрсәтелгән мөрәҗәгатьләрдән тыш, район прокуратурасына аноним мөрәҗәгатьләр дә керә.

– Нәкъ менә алар, барыннан да элек, кеше натурасының асылын начар яктан чагылдыралар һәм гражданинның хакимият органнарына гариза бирү хокукыннан явызларча куллануын дәлиллиләр, – дип шәрехләде район прокуроры Эдуард Хираҗев. – Еш кына мондый мөрәҗәгатьләрдә гражданин закон бозулар белән бәйле булмаган, ә үзенең шәхси үпкәсе һәм үчен күздә тотып, теге яки бу затларга карата тикшерү үткәрүне сорый, ә аларда бәян ителгән дәлилләр ялган характерга ия була.

Шулай итеп, 2021 елның февралендә район прокуратурасына «Татех» АҖнең «Дума» ДДНГ хезмәткәрләреннән аларның хезмәт хокукларын бозу турында аноним мөрәҗәгать кергән.

Анда, аерым алганда, предприятиедә хезмәтне саклауны оештыруда закон бозу очраклары, коронавирус инфекциясе таралган чорда хезмәткәрләргә медицина тикшерүе уздыру вакытында закон таләпләренең үтәлмәве турында хәбәр ителә.

Район прокуроры хәбәр иткәнчә, гариза бирүченең шәхесен билгеләү мөмкин булмаган, чөнки күрсәтелгән анкета мәгълүматлары чынбарлыкка туры килмәгән.

Уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча, мөрәҗәгатьтә бәян ителгән фактлар расланмаган һәм гаепләүләрнең башбаштаклыгы турында сөйләвен дә күрсәткән.

– Район прокуратурасы тарафыннан даими нигездә үткәрелә торган күзәтчелек чаралары кысаларында район предприятиеләрендә еш кына хезмәт хакын түләү, хезмәтне саклау өлкәсендә закон бозу очраклары ачыклана. Әмма «Татех» АҖнең әлеге мәсьәләләр буенча прокуратураның күз уңына бер генә тапкыр да эләккәне булмады. «Татех» АҖ «Дума» ДДНГда 31 кеше эшли, ә предприятиедә уртача айлык хезмәт хакы 58 мең сум тәшкил итә, бу республика буенча уртача күрсәткечтән 20 мең сумга югарырак һәм вакытында бирелә, – дип хәбәр итте тикшерү фактларын Эдуард Хираҗев.

Мөрәҗәгатьтә предприятиенең гамәлләре бер эшченең гомере өзелүгә китергән диелгән. Тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау максатларында оешма тарафыннан хезмәткәрләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча катгый чаралар күрелгән (бу читтән торып эшләү, предприятие һәм эшчеләрнең эш режимын үзгәртү, шәхси саклану чаралары белән тәэмин итү).

Моннан тыш, оешма тарафыннан коронавирус инфекциясе таралган чорда вафат булган хезмәткәр гаиләсенә 500 мең сумга якын финанс ярдәме күрсәтелгән, аноним мөрәҗәгатьтә бу хакта искә алынмаган.

Шул ук вакытта аноним ачыкланмаган булса да, прокуратура аңа безнең басма аша, мәгълүматлар өчен җавап бирергә карар кылды.

–Мөрәҗәгатьтә бәян ителгән дәлилләрнең берсе дә раслау тапмады, ә дәүләт тарафыннан закон бозу факты буенча мөрәҗәгать итү хокукы бары тик бозылган хокукларны торгызу максатларында гына кулланылырга тиеш, – дип нәтиҗә ясады прокурор.

 

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев