Аксубай приютында тәрбияләнүчеләр сәламәт яшәү рәвеше өчен
“Хыял” балалар һәм үсмерләр өчен социаль приютында «Наркотикларсыз тормыш» шигаре астында наркотикларга каршы айлык тәмамланды.
Приютта наркотикларга каршы айлык июнь ае дәвамында барды. Балалар видеотасмалар карадылар, наркотик чараларны һәм психотроп матдәләрне канунсыз куллану темасына багышланган әдәбият өйрәнделәр. Балалар йорты хезмәткәрләре тәрбияләнүчеләр белән профилактик әңгәмәләр үткәрделәр. Айлык кысаларында спорт уеннары һәм яшь буында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлтелгән чаралар берничә тапкыр үткәрелде.
Нәтиҗә чыгарып, приют хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләр “Без тормыш өчен” темасына төркем плакатын ясау буенча эш алып бардылар.
Фото: ”Хыял” приюты архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев