Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай приютында тәрбияләнүчеләр нинди һөнәр сайлаячакларын беләләр

Балалар һәм үсмерләр өчен социаль приютында уен формасында хезмәткә өйрәтәләр һәм һөнәрләр турында сөйлиләр.

“Хыял” балалар йорты тәрбиячеләре “Балачак унъеллыгы” чарасы кысаларында уен формасында танып-белү дәресләре үткәрделәр. Алар тәрбияләнүчеләрне шагыйрь Владимир Маяковский иҗаты белән таныштырдылар.

Тиздән балаларның күпчелеге алдында “Кем булырга?” дигән сорау туачак. Монда да Владимир Маяковский шигыре ярдәмгә килә. Автор укучыларны аңлаешлы телдә төрле һөнәрләр белән таныштыра. Шигырьне тыңлап, һәр тәрбияләнүче үскәч үзе яраткан һөнәрне сайлап, хезмәте белән җәмгыять иминлеге өчен өлеш кертәчәген аңлый ала.

Учреждение хезмәткәрләре балаларга олы тормышта кирәк булган әйберләрне тапшырырга тырышалар. Алар балаларда кешеләргә карата хөрмәт тәрбиялиләр, җәмгыять һәм кеше өчен хезмәтнең мөһимлеген аңларга булышалар.

Чара барышында балалар белән параллель рәвештә әңгәмә үткәрелде, анда балалар һәр һөнәргә нәтиҗә ясадылар. Алар хезмәтнең мөһим һәм кызыклы, барлык һөнәрләрнең дә кирәк булуын аңлыйлар.

Фото: “Хыял“ социаль приюты архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев