Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай приютында тәрбияләнүчеләр хәзинә табуда ярдәм итә ала 

"Хыял" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында хәзинә эзләү буенча квест-уен узды.

Приютта тәрбияләнүчеләр үзләренең зирәклекләре белән бер генә тапкыр шаккатырмыйлар.

Тәрбиячеләр алар өчен хәзинә эзләү буенча квест-уен хәзерләделәр. Уен барышында балаларга станцияләр буйлап күңелле сәяхәт кылырга һәм, хыялдагы хәзинәне табу өчен, төрле биремнәр үтәргә туры килде. Биремнәрне үтәү өчен балаларга үзләренең фантазияләрен, эрудициясен, фикерләү тизлеген һәм хәтта артистлык сәләтен дә кулланырга туры килде. 

Балалар мәйданчыкка җыелдылар, маршрут битләре алдылар һәм хәзинә эзтабарлары дөньясына чумдылар. Биремнәрнең барлык этапларын узгач, балалар комда ачкыч таптылар, ул татлы призлар белән сандыкны ачарга ярдәм итте. Балалар мондый уеннарны бик теләп уйныйлар, яхшы һава торышы да аларның кәефен күтәрергә ярдәм итте. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев