Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай приюты кызлары малайларга каршы көч сынашты

Гадәттә малайлар нинди генә ярышларда да кызларны бәхәссез җиңәләр.

 “Хыял” балалар һәм үсмерләр социаль приютында «Көчле, кыю, оста» исеме өчен ярышлар узды. Кызлар малайлардан ким булмауларын расларга тырыштылар. Алар бик теләп малайларга каршы ярышларда катнаштылар.

Программа бик мавыктыргыч булды. Үзеннән соң күтәренке кәеф һәм дәрт калдырган сәгать ярым уен сизелми дә үтте. Тәрбиячеләр балалар өчен зирәклеккә, көч сынашуга һәм җитезлеккә бәйгеләр оештырганнар. Әлбәттә инде, ярышларда малайлар җиңде. Әмма алар кызлардан бер баллга гына өстен булды. Моннан беркемнең дә кәефе төшмәде. Кызлар җиңәргә генә түгел, лаеклы җиңелә дә белергә кирәклеген яхшы беләләр.


Фото: ”Хыял” балалар йорты архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев