Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай полиция хезмәткәрләрен бүләкләделәр

Аксубайда Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көнен билгеләп үттеләр.

Күркәм гадәт буенча бәйрәм табыны артында ветераннар, Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча шәхси составы һәм кунаклар җыелды.

– Хәзерге заман полиция хезмәткәренә иң югары таләпләр куела – ул физик яктан нык әзерлекле, юридик белемле һәм, әлбәттә, тәртипле, намуслы, гадел булырга тиеш, – дип билгеләп үтте үзенең котлау чыгышында район башлыгы Камил Гилманов. – Кайчакта сезнең алдыгызга үтәп булмаслык бурычлар куела, сез аларны һәрвакыт уңышлы хәл итәсез. Бүгенге көндә сезнең сафларда яшьләр шактый, шуның белән бергә остазларыгыз – ветераннар да сезнең янәшәдә. Кызганыч, аларның сафы сирәгәя. Әйдәгез бүген озак еллар бүлекне җитәкләгән районның хөрмәтле кешесе Николай Иванович Прончатовны искә алыйк. Ул офицерларның берничә буынын тәрбияләде, бүген аларның кайберләре республикабызның ЭЭМ бүлекләрен җитәкли.

Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлек җитәкчесе Илгиз Алмакаев та үз чыгышын полковник Прончатов турында хөрмәт сүзләреннән башлады. Барысы да «Офицеры» җыры астында остазларын, хезмәттәшләрен, иптәшләрен бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Кичәнең тантаналы өлешендә бүлек хезмәткәрләре хөрмәтләнде.

Эчке эшләр органнарында намуслы хезмәт өчен «II дәрәҗәдәге Хезмәттәге казанышлар өчен» медале белән майор Альберт Вафин, прапорщик Линар Даутов, эчке хезмәт майоры Татьяна Мясникова, лейтенант Рамил Садыйков, лейтенант Александр Семенов һәм өлкән лейтенант Александр Симаков бүләкләнде. Хезмәт вазыйфаларын үрнәк башкарган, IV чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлауларга әзерлек һәм аны үткәрү чорында күрсәтелгән инициатива һәм һөнәри осталык өчен полиция капитаны Илшат Сибгатуллин «ТР буенча ЭЭМда яхшы хезмәт иткән өчен» истәлекле күкрәк билгесе белән бүләкләнде, полиция капитаны Руслан Хөснетдиновка рәхмәт белдерелде. полиция прапорщигы Александр Маркитановка «ТР буенча ЭЭМда яхшы хезмәт иткән өчен» истәлекле күкрәк билгесе тапшырылды, полиция капитаны Илсур Сафинга рәхмәт белдерелде.

Майор Илһам Салахов, майор Айдар Нуруллин, лейтенант Рәмис Насыйров, старшина Сергей Ильдуганов, эчке хезмәт подполковнигы Любовь Турлукова, прапорщик Айдар Гатин, отставкадагы эчке хезмәт подполковнигы Гомәр Хәйруллин, майор Радик Нигмәтуллин ТР буенча ЭЭМ Боерыгы белән «Россия полициясенә 300 ел» истәлекле күкрәк билгесе белән бүләкләнде.

Аерым хезмәткәрләргә Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды. Бүлекнең креатив җитәкчесе Илгиз Алмакаев быел үз грамоталарын раслаган һәм аларны яшь хезмәткәрләрнең хезмәт кәефен күтәрү өчен уен-көлке белән тапшырды. Көчле, курку белмәс, антларына, бурычларына һәм офицерлар мундирына тугры һөнәр ияләренең бәйрәме ихлас һәм җылы атмосферада үтте.

Бүлекнең тикшерү бүлекчәсе тикшерүчесе Эльза Большова полиция хезмәткәрләре гимнын укып узды: «… Без кешеләр, куркыныч вакыйгалар, җинаятьләр урынына ашыгабыз, без – фәрештә түгел, әмма безнең һәрберебезнең күңеле, җаны бар…». Полиция хезмәткәрләре турындагы – аларның һәркайсын өйдә ничек көтеп алуларын һәм коллективның эш көннәрен чагылдырган фильм күңелләрне тагын да йомшартты.

Кунаклар тарафыннан аерым хезмәткәрләр адресына бик күп җылы сүзләр яңгырады. Әлмәт шәһәре прокуроры Дамир Яфизов, АТУТ директоры Фәрхат Аюпов, Аксубай РРЭС җитәкчесе Марат Сруретдинов, РФ СК СУның ТР буенча Нурлат районара тикшерү бүлеге җитәкчесе Рөстәм Хәйруллин, Чирмешән бүлеге җитәкчесе Йолдыз Билалов, «Авыл таңнары» гәзите баш мөхәррире Людмила Жаренова һәм Аксубай, Нурлат һәм Чирмешән районнары ЭЭМ ветераннары советлары эштә аерылып торган иң яхшы хезмәткәрләрне Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр һәм бүләкләр белән билгеләп үттеләр. Чыгыш ясаучылар хезмәткәрләргә тыныч хезмәт теләделәр, үзләрен сакларга һәм өйдә аларны көтүләре турында онытмаска чакырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев