Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай полицейскийлары һәм суд приставлары ЮХИДИ штрафларын түләмәгән өчен ике транспорт чарасын кулга алган

Тугыз айда Аксубай районында ЮХИДИ штрафларын түләмәүче 131 кеше ачыкланган.

Аларны юлларда Аксубай ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре һәм участок вәкилләре ачыклаган. Материаллар судка җибәрелгән.

6 материал буенча кулга алу, 26 сы буенча мәҗбүри эшләр билгеләнгән, калганнары буенча ике тапкыр күләмдә административ штраф салынган. Шулай ук ЮХИДИ хезмәткәрләре суд приставлары хезмәтләре белән берлектә гражданнарның ике транспорт чарасына арест салган.

Әгәр сез дә шулай ук ЮХИДИ штрафларын түләүгә ваемсызлык күрсәтәсез икән, кибеткә ипи алырга автомобильгә утырып барып, җәяү кайту ихтималы зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X