Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай полицейскийлары кулларына тырмалар һәм себеркеләр  алдылар

Территорияләрне чистарту буенча өмәгә Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге хезмәткәрләре дә чыкты.

Бүлек бинасы янында полиция участок вәкилләре дә, җинаятьчеләрне эзләү бүлеге, дежур часть хезмәткәрләре дә тулы составта эшләде.

 

Полиция җитәкчесе урынбасары Владимир Семенов аңлатканча, җыештыру өмәсе эшкә комачауламый. Ә саф һава сәламәтлек өчен файдалы. Полицейскийлар көздән калган яфракларны җыештырдылар, территорияне себерделәр, бардюраларны агарттылар, коймаларны буядылар.

 

Бүлек бинасында да санитар көн үткәрелде – коллективтагы хатын-кызлар  тәрәзәләрне һәм стеналарны юдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев