Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай почтальоннары «Авыл таңнары» мөхәрриятенә район үзәге буйлап газеталар таратуда булыша 

Татарстанда игълан ителгән үзизоляция режимында басма нәшриятны укучыларга илтеп җиткерү бурычы өстенлекле булып кала.

Барлык массакүләм мәгълүмат чаралары гадәти режимда чыга, журналистлар эшләүләрен, ә почта хезмәткәрләре басмаларны әбүнәчеләргә китереп бирүне дәвам итәләр.

Редакциядә "Сельская новь", "Авыл таңнары" һәм "Ял пурнасе" газеталарына альтернатив подписка рәсмиләштергән әбүнәчеләргә дә газетаны китереп бирү мәсьәләсендә борчылырга кирәкми. 

Кичә, Аксубай районы территориясенә коронавирус йогышының керүен һәм таралуын булдырмау буенча штаб утырышында, штаб җитәкчесе – район башлыгы Камил Гилманов районның почта элемтәсе җитәкчесе Рәмзия Сөнгатуллинга “Авыл таңнары” мөхәрриятенең альтернатив язылучыларына яңа басылып чыккан газеталарны өйләренә китереп бирүдә ярдәм итәргә кушты. 

Почтальоннар моңа аңлап якын килделәр һәм килеп туган форс-мажор шартларда редакциягә ярдәм кулы сузарга булдылар. 

Укучыларыбызның сәбәпсезгә өйдән чыкмауларын сорыйбыз, басмалар басырысының да өйләренә китереләчәк, шулай ук редакциядә альтернатив язылу рәсмиләштергән предприятиеләр һәм оешәмалар коллективларына да, һәрвакыттагыча, басмалар оешмаларга китереләчәк. Өйләрегездә калыгыз! 

Әгәр сезгә район газетасының яңа басылып чыккан саны килеп җитмәгән икән, 2-84-52, 2-74-06 яисә 8-9377725449 телефоннары буенча редакциягә шалтырата аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев