Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубай пенсионерларын иҗади бәйгедә катнашырга чакыралар

    Татарстан Республикасы ветераннары арасында халык иҗаты республика бәйгесе игълан ителде.

    Бәйгедә катнашу өчен тармак ветераннары чакырыла. Яшь категориясе: 55 яшьтән узган хатын-кызлар һәм 60 яшьтән узган ир-атлар, шулай ук тиешле еллар эшләп лаеклы ялга чыккан пенсионерлар.
    Бәйге номинацияләре: алмаз мозаикасы; бижутерия; аксессуарлар; чигү; агачтан эшләнгән әйберләр (агачка уеп рәсем төшерү); бәйләү; декоратив флористика; рәсем, фотография; керамика (керамик флористика, ташка рәсем төшерү, керамикадан ясалган эшләнмәләр; тукыма кисәкләреннән тегелгән әйберләр; курчаклар ясау.
    Бәйге ике этапта үткәрелә: I – сайлап алу этабы – 2022 елның 28 февраленә кадәр, II – республика этабы – 2022 елның 1 марттыннан 30 мартына кадәр.
    Иҗат эшләрен бәяләүдә төп өстенлекләр: башкару осталыгы дәрәҗәсе , эшне башкаруның катлаулыгы, эшнең бизәлеше, үзенчәлек һәм милли колоритның булуы.
    Бәйгенең беренче этабында катнашучыларга үз эшләрен районның туган як тарихын өйрәнү музеена 25 февральгә кадәр тәкъдим итәргә кирәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: