Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай пенсионерлары скандинавия йөреше белән мавыкканнар һәм авылдашларын да җәлеп иткәннәр

Иске Ильдеряк авылыннан педагогик хезмәт ветераннары ирле-хатынлы Евгения Михайловна һәм Михаил Васильевич Пикмуллиннар һәр иртәдә җәяү йөреп кайталар.

Алар кышын – юлдан, җәен – кыр сукмаклары буйлап йөри.

– Мәктәптә укыганда ук спортның күп төрләре белән мавыктым, – дип уртаклашты Евгения Михайловна. – Артык авырлыктан котылдым, хәзер үземне җиңел хис итәм, миндә хроник авырулар күп, скандинавия йөреше, һичшиксез, миңа формада булырга да, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга да булыша.

Көн саен иртән ир белән хатын ике сәгатькә якын вакытларын скандинавия йөрешенә багышлыйлар, авыл читләреннән йөреп кайталар. Менә 50 ел инде алар бергә, кулга-кул тотынып яшиләр. Михаил Васильевичка быел 75 яшь тулган, ә хатыны анардан бер яшькә яшьрәк. Ярты гасыр бергә яшәүләренә карамастан, уртак спорт – ул алар өчен аралашу, бер-береңне күбрәк белү мөмкинлеге дә.

Евгения Михайловна скандинавия йөреше белән алты ел элек мавыга башлаган, аннары компания өчен Михаил Васильевичны да җәлеп иткән. Авылдашлары әйтүенчә, Пикмуллиннарны әлеге спорт төре белән мавыгуда һава торышы да куркытмый. Алар кырык градуслы салкында да, яңгырда да, буранда да йөрергә чыгалар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев