Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай пенсионерлары Покров утырмаларын искә төшерделәр

Федоровка картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Покров бәйрәменә багышланган чара узды.

Китапханәче Ирина Тихонова һәм тәрбияче Рәйсә Гайнуллина социаль хезмәтләр алучылар өчен «Покров утырмалары» дигән кызыклы халык бәйрәме оештырдылар. Социаль бинада яшәүчеләр бу бәйрәмне кайчандыр үз өйләрендә якыннары белән бергә билгеләп үткән яшьлекләренә әйләнеп кайткандай булдылар. Оештыручылар аларга Покров бәйрәме тарихы турында сөйләделәр. Катнашучылар бу көн белән бәйле булган халык сынамышларын искә төшерделәр, традицион кәбестә пирогы белән чәй эчтеләр.

Фото: Федоровка интернат-йорты архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев