Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай пенсионер-опекуннары индексация алачак

Мәҗбүри пенсия иминияте турындагы Федераль канунга кертелгән төзәтмәләр нигезендә, балигъ булмаган балаларның опекуннары яки попечительләре булган пенсионерларга 2020 елның июленнән башлап индексацияләнгән иминият пенсиясе каралган.

Бу хакта ТР Аксубай районында клиент хезмәте (бүлек хокукларында) хәбәр итә. Түләүле попечительлек эшчәнлегенә (әйтик, тәрбиягә бала алган гаилә турында килешү кысаларында) хәзерге вакытта мәҗбүри пенсия иминияте кагыйдәләре гамәлдә.

Шуңа күрә пенсионер-опекуннар өчен иминият взнослары кертелә, бу гражданнарга индексацияне исәпкә алып пенсияләр, опека тәмамланганнан соң гына яңартыла. 1 июльдән индексацияләнгән пенсияләрне гаризасыз түләү өчен Пенсия фонды 15 июньгә кадәр пенсионер-опекуннар исемлеген актуальләштерә һәм 24 июньгә кадәр почта оешмалары өчен тиешле документлар әзерли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев