Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай оешмалары җитәкчеләренә түбәдән карны төшерергә кушылды

Киңәшмәдә район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләрен түбәләрне кардан чистартырга, кар төшү куркынычы булган урыннарда чикләүләр куярга чакырды.

Көннәрнең кискен җылынуы һәм кар явуы өй, биналар түбәләрендә тыгыз кар катламы барлыкка килүгә китерде һәм реаль куркыныч тудыра.

– Җитәкчеләрдән түбәләрне кардан, боздан һәм боз сөңгеләреннән чистартуны үтенеп сорыйм. Кар катламы түбәләрнең җимерелүенә китерергә мөмкин, ә кар төшү кешеләр гомере өчен куркыныч. Түбәләрне чистарту – ул һәр җитәкченең җаваплылык зонасы, – дип йомгаклады сүзен Илшат Заһидуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев