Аксубай нәниләре әниләр өчен чәчәкләр ясадылар
Сөнчәле авыл китапханәсендә чираттагы мастер-класс үткәрелде.
Китапханәче Людмила Егорова балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне «Әнигә чәчәк бәйләме» дигән кызыклы дәрескә чакырды. Китапханәче җитәкчелегендә балалар төсле кәгазь, карандашлар белән тырышып эшләделәр. Нәтиҗәдә, матур аппликацияләр килеп чыкты, аларны нәниләр яраткан әниләре өчен Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан ясадылар. Балалар үз кулларың белән ясалган бүләкнең һәр әни өчен кадерле булуын беләләр.
Фото: Сөнчәле авыл китапханәсе архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев