Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай әниләрен балалар сәнгать мәктәбе укучылары тәбрикләде

Аксубай балалар сәнгать мәктәбенең иҗат төркеме Әниләр көнен тамашачылар күңелендә иң җылы, иң ихлас, иң якты бәйрәм буларак сакланып калсын өчен сәхнәдә бөтен тырышлыгын куеп чыгыш ясады.

Әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты район Мәдәният йортында узды, кунаклар зал тутырып килделәр.

Балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүче 200дән артык бала бәйрәмгә килүчеләрне үзләренең матур чыгышлары белән кинәндерделәр. Яшь талантлар бер-бер артлы сәхнәгә чыгып кына торды. Аларның чыгышы тулысынча яраткан һәм газиз әниләребезгә багышланды. Кемдер беренче тапкыр сәхнәгә чыкты, кемдер бистәнең үз йолдызчыклары булуын кабаттан исбатлап чыгыш ясады. Тамашачы әниләр сабыйлар чыгышын сокланып күзәтеп һәм алар өчен ихластан шатланып утырдылар, алкышларны кызганмадылар.

Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Александров әниләрне бәйрәм белән котлап, җылы теләкләрен җиткерде.

– Бәйрәмегез белән, кадерле Әниләр! Саулык-сәламәтлек, гаилә шатлыклары, елларның иминлеге, күңелләрнең тынычлыгы — барысы да — Сезгә! Бүгенге бәйрәм улларыгыз, кызларыгыз өчен сөенү хисләрен тагын да арттырсын. Кояшны җылырак, җилләрне ягымлырак, көннәрне аязрак, күкләрне зәңгәррәк итсен!

Һәм күптәнге матур гадәт буенча Аксубай районында клиентлар хезмәте җитәкчесе Владимир Тимофеев яшь әниләргә ана капиталына сертификатлар тапшырды.

Концерт программасы тамашачылар күңелендә уңай хис-тойгылар калдырды. Бу көн әни сүзенең – һәр кеше өчен иң кадерле һәм җылы сүз булуын тагын бер кат искәртте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев