Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай музеенда – «Язгы тамчы»

Туган якны өйрәнү музеенда Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзаларының “Язгы тамчы" күргәзмәсе ачылды.

Районның иҗат кунаклары – ТР Рәссамнар берлеге әгъзаларын Аксубай районы башлыгы Камил Гилманов, мәдәният бүлеге җитәкчесе Алексей Тимирясов, музей директоры, ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы Әлфия Нурмөхәммәтова каршы алдылар. Күргәзмәне танылган рәссамнар, ТР һәм РФ Рәссамнар берлеге әгъзалары  - Мөдәрис Минһаҗев , Елена Острая, Альберт Шиһабиев ачты. 

- Аксубайлыларга шундый бүләк ясаганыгыз өчен мин бик шат. Йөзләгән  кеше чын сәнгать әсәрләрен үз күзләре белән күреп сокланачаклар! Безнең районга җылы мөнәсәбәтегез һәм безнең арадагы дуслык өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм, алга таба да хезмәттәшлеккә өметләнәбез! – дип, район җитәкчесе Камил Гилманов рәссамнарга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Күргәзмәгә килгән өлкән һәм яшь буын вәкилләре  рәссамнарның искиткеч  талантлы картиналарына карап  сокландылар. 

 - Биредә Татарстанның күп шәһәрләреннән 30 дан артык рәссам эше җыелган. Казан, Әлмәт, Яр Чаллы шәһәрләренең атказанган, халык рәссамнары, Габдулла Тукай премиясе лауреатлары әсәрләреннән торган күргәзмә искиткеч матур итеп күренә. Хәтта язгы һава торышы да  аның исеменә туры килеп тора бит, – диде үз чыгышында Татарстан Республикасының атказанган рәссамы Альберт Шиһабиев.

Күргәзмәне ачуда катнашкан һәр кеше эшләрнең нечкәлекләрен карады,сюжетны һәм башкару осталыгын югары  бәяләде.  

Күргәзмә бер ай дәвам итәчәк, теләге булган һәркем күргәзмәгә килеп, күңеленә яңа иҗади илһам алып китә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев