Аксубай музеенда талантлы рәссам Әлфия Нурхәмитованың күргәзмәсе ачылды
Экспозицияләр залында аның күпсанлы эшләре тәкъдим ителгән.
Әлфия Нурхәмитова районда иҗат эшчәнлеге белән билгеле. Ул – танылган рәссам, педагог, сәләтле оештыручы. Аның күп эшләре туган якның табигатенә һәм матурлыгына багышланган.
Әлфия Рәшит кызы әйләнә-тирәдәге матурлыкны күрә белә һәм аларны картиналарына бик оста күчерә. Аның талантын үлчәп булмый. Аның һәр эшендә ниндидер үзенчәлек, хис, кәеф бар.
Фото: Аксубай туган якны өйрәнү музее архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев