Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубай муниципаль хезмәткәрләре - ТРның иң көчле сигез командасы арасында

    Мамадышта ике көн дәвамында волейбол буенча Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы узды.

    Авыл муниципаль районнардан җыелган 16 ир-егетләр командасы төркемнәргә бүленде һәм алар боҗра буенча уйнады. Аннан соң иң яхшы уйнаган сигез команда олимпия системасы буенча волейбол буенча Спартакиаданың призерларын һәм җиңүчеләрен ачыклады.

    Волейбол мәйданчыгында безнең район данын район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин, Гостехнадзорның Аксубай районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Илдар Бикмөхәммәтов, мәгариф бүлеге җитәкчесе Станислав Зайцев, мәдәният бүлеге җитәкчесе Алексей Тимирясов, «Юность» спорт комплексы директоры Радик Мостафин, Шәрбән авыл җирлеге башлыгы Дамир Шәрифуллин, Савруш авыл җирлеге башлыгы Андрей Кузьмин һәм команда капитаны яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Радик Канәфин яклады.

    Алексеевск һәм Арча командаларын җиңеп, ләкин әлеге ярышларда сигез тапкыр призер булган балтачлылардан оттырып, безнең район командасы үз төркемендә икенче урынны алды. Икенче көнне Менделеевск ир-атлар командасына юл биреп һәм Лаеш командасын җиңеп лаеклы җиденче урынны яулап, республиканың иң көчле сигез командасы арасына керде.

    Фото: ОДМиС архивыннан.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: