Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай мөселманнары Корбан бәйрәмен үзәк мәчеттә бергәләп гыйбадәт кылып каршы алдылар

Бу көнне Аксубай районының барлык мәчетләрендә дә Корбан гаете уңаеннан бәйрәм намазлары укылды, вәгазьләр яңгырады. Аллаһ йортларына бәйрәмгә кояш чыгу белән гыйбадәт кылу өчен йөзләгән мөселман җыелды.

Район мөселманнарын изге бәйрәм белән ТР мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Киңәшчесе, Көньяк төбәк казые, Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров котлады.

Мөселманнарның бәйрәм шатлыгын Аксубай мәчетенә бәйрәм гыйбадәтенә килгән район башлыгы Камил Гилманов та бүлеште.

– Бу бәйрәм дин тотучыларны игелекле эшләрдә һәм хезмәттә берләштерә, – дип билгеләп үтте ул үзенең бәйрәм котлавында. –  Барыгызны да туган республикабыз һәм районыбызның чәчәк атуы, конфессияара тынычлык һәм иминлек өчен дус һәм тату яшәргә чакырам.

Изге Корбан бәйрәме – Аллаһка якынаю, мәрхәмәтлелек көне. Коръәндә язылганча, Ибраһим пәйгамбәр улын Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен корбан итәргә тиеш була. Корбан чалырга әзерләнгәндә генә пычагы үтмәс була, ә Аллаһ Тәгалә корбанга тәкә җибәрә. Нәкъ менә шул факт кеше канын агызуны тыюны символлаштыра.

Гает намазы укылганнан соң, мөселманнар зиратларга барып мәрхүм булган якыннарының, туганнарының рухларына догалар кылалар, йортларында корбаннар чалалар. Корбан итенең өчтән бер өлешен фәкыйрьләргә  өләшәләр, икенче өлеше белән туганнарын, күршеләрен җыеп мәҗлес үткәрәләр, өченче өлеше үзләренә кала.  Нәкъ менә бу көннәрдә мөселманнар бер-берсенә кунакка йөрешәләр, бер-берсе белән аралашалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев