Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубай мәктәпләренә баскетбол туплары бирделәр 

    2021-2022 уку елы сезонының мәктәп баскетбол лигасы Чемпионаты нәтиҗәләре буенча белем бирү учреждениеләре җитәкчеләренә спорт инвентаре тапшырылды.

    «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы Чемпионаты регламенты нигезендә, район мәктәпләре – Чемпионатның муниципаль этабында катнашучылар баскетбол туплары комплектларын алдылар (2 номерлы – ике туп һәм 6 номерлы ике туп). Тупларны тапшыру 3 нче мәктәпнең үзәк баскетбол мәйданчыгында узды. 

    13 белем бирү учреждениесе вәкилләре – мәктәп директорлары, физик культура укытучылары, мәктәптән тыш эшләр үзәге җитәкчесе Николай Еграшкин кулыннан спорт инвентаре алдылар. Ул чарада катнашучыларны котлады һәм киләчәктә дә балалар арасында спортны үстерүне дәвам итәргә, физик культурага мәхәббәт тәрбияләргә чакырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: