Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубай мәктәбендә халык җыры фестивале узды

    3-8 сыйныф укучылары арасында үткәрелгән чара Россия халыкларының мәдәни мирасы елы кысаларында планлаштырылган иде.

    3нче Аксубай урта мәктәбенең актлар залында узган чара бер генә тамашачыны да битараф калдырмады. Сәхнәдә мәгариф учреждениесенең өченче сыйныфыннан сигезенче сыйныфка кадәр укучыларның иҗади номерлары бер-бер артлы алышынып торды.

    Фестиваль чын фольклор бәйрәменә әверелде. Татар халкының моңлы җырлары, озын чуваш көйләре, дәртле һәм күңелле рус такмаклары – укучыларның якты һәм матур чыгышлары тамашачыны шундый итеп сөендерде ки, чара дәвамында аларның алкышлары тынып тормады.

    Укучыларның чыгышларын мәктәптән тыш эшләр үзәге белгечләре – Екатерина Васюткина, Татьяна Яримейчук һәм мәктәп китапханәсенең элеккеге хезмәткәре Фәридә Фәизова бәяләде. Аларга иң яхшы номерларны билгеләү җиңел булмады. Алар барысы да югары бәягә лаек иде. Мәктәп директоры Җәмилә Вәлиева чараны оештыручыларга, сыйныф җитәкчеләренә һәм фестивальдә катнашкан балаларга рәхмәт белдерде.

    – Алдан ук бик зур әзерлек эшләре алып барылды. Кемдер, үзенең эчке куркуын, дулкынлануын җиңеп, сәхнәгә беренче тапкыр чыкты. Сәхнәгә барыгызда бергә, бердәм булып чыккач, бар да бик матур килеп чыкты, – дип билгеләп үтте мәгариф учреждениесе җитәкчесе. – Мондый чаралар балаларны һәм мөгаллимнәрне берләштерә, шулай ук безнең мәктәпнең яңа талантларын ачыклый алыр дип ышанам. Мин фестивальнең укучыларның гына түгел, алар өчен костюмнар тегүдә катнашкан әти-әниләрнең дә күңелләрендә ялкын кабыза алуына шатмын. Без бүген барыбыз да иҗади номерларның, күңелләрне дәртләндергән җырларның һәм ялкынлы биюләрнең күплегеннән канәгать калдык.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: