Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубай мәктәбендә Дан бүлмәсе ачылды

    Аксубайның 3нче мәктәбендә Бөек Ватан сугышы һәм педагогик хезмәт ветераннары катнашында бик мөһим һәм озак көтелгән вакыйга булды.

    9 Май бәйрәме алдыннан Аксубай районының иң яшь мәктәбе үз ишекләрен ачты. Монда Бөек Җиңү көненә бер көн кала, дан бүлмәсе ачылды. Моңа әзерлек озак вакытлар барды – материаллар, экспонатлар тупланды, документлар һәм фотоархивлар барланды.

    Бүлмә ике зонага бүленгән – мәктәп тарихы һәм хәрби дан зонасы. Мәктәп җитәкчелеге, педагогика ветераны Александр Евграфов һәм мәктәп укучылары тырышлыгы белән бик кыйммәтле фоторәсемнәр һәм экспонатлар туплаганнар.

    Бүлмәдә сугыш еллары архивлары урын алган, Аксубай төп һәм өченче мәктәбе чыгарылыш укучыларының фоторәсемнәре тупланган. Шулай ук районның дистәләгән баласына белем һәм тәрбия биргән педагогик хезмәткәрләр дә игътибардан читтә калмаган. Аксубай бистәсендә туып- үскән Бөек Ватан сугышында катнашучыларга аерым игътибар бирергә тырышканнар.

    - Киләчәккә планнар күп, аларны тормышка ашырасы килә, әлбәттә. Грант откач, без биргән акчаны нәтиҗәле кулланырга тырыштык. Аксубай халкы безгә бу эшне дәвам итәргә булышыр дип ышанабыз. Чөнки һәр кешенең диярлек сигезьеллык мәктәп һәм Аксубай 3 нче мәктәбе тарихына, шулай ук, һичшиксез, Бөек Ватан сугышы тарихына кагылышы бар, - дип билгеләп үтте мәктәп директоры Җәмилә Вәлиева.

    Әлеге чара кунаклары Бөек Ватан сугышы ветераны Елисей Тимирясов һәм педагогик хезмәт ветераны Николай Янилкин халыкны мәктәпкә элеккеге еллар турындагы фотоларны һәм хатирәләрне тулыландыру белән ярдәм итәргә чакырдылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: