Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай мәктәбен тәмамлаган укучы “Алтын каләм” кураторы ярдәмчесе булды

Ел саен остазлар җитәкчелегендә балалар, яшүсмерләр, яшьләр матбугаты фестивалендә йөздән артык егет һәм кыз журналистика нигезләрен өйрәнә: мәкаләләр яза, репортажлар төшерә, газеталарны биткә сала, социаль челтәрләрдәге чараларны яктырта.

Лаеш районында “Идел” яшьләр үзәге базасында “Алтын каләм – Золотое перо” XXV республика балалар, яшүсмерләр, яшьләр матбугаты фестиваленең финал этабы узды. Фестивальдә 10-20 яшьлек яшь журналистлар катнашты. Алар – гомуми һәм урта белем бирү мәктәпләре укучылары.

Узган ел Иске Мокшино мәктәбе укучысы Айназ Сөләйманова югары приз – Гран-прига ия булган иде. Мондый приз фестиваль тарихында икенче тапкыр гына бирелде.

Кыз “Журналистика” юнәлеше буенча Россиянең дәрәҗәле университетларының берсендә ташламалы белем алу мөмкинлегенә ия булды. Быел Айназ үзен яңа рольдә сынап карады – аны куратор ярдәмчесе итеп билгеләделәр.

– Фестивальдә катнашучыларны күзәтү бик кызык булды. Узган еллардан аермалы буларак, быел мин бу процесс белән күбрәк җитәкчелек иттем. Миңа, һичшиксез, ошады, чөнки бу яңа дәрәҗә һәм тагын да зуррак җаваплылык. Миңа катнашучыларның гына түгел, остазларның да ышанычын сиздем, – дип уртаклашты кыз.

Айназ Сөләйманова быел Иске Мокшино мәктәбен тәмамлаган. Ул журналист булу теләге елдан-ел арта гына баруын әйтте. Өлкән сыйныфларда кем булырга дип озак уйлаганнан соң, кыз үзен нәкъ менә шул юнәлештә үстерергә булган. Айназ дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырган: рус телен – 91 баллга һәм әдәбиятны – 90 баллга. Хәзер ул, яңа тормыш баскычына атлау һәм студентлар дөньясына чуму өчен, яңа уку елының башлануын көтә.

Фото: Айназ Сөләйманованың шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев