Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай мәктәбе укучысының эше Валентин Шашин исемендәге фәнни-гамәли конференциядә югары бәяләнде 

Лениногорскида В.Д. Шашин исемендәге VI Республика фәнни-гамәли конференциясенә йомгак ясалды. Конкурста Татарстан мәктәпләре укучылары катнашты.

Әлеге конференциядә катнашкан Аксубай районы Иске Ибрай мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Руфинә Сөләйманованың тикшеренү эше туган авылы Иске Ибрай тарихына багышланган иде. 

Тикшеренү эшләрен яклау берничә секциядә барды. Катнашучылар төрле темаларга эшләр тәкъдим иттеләр. Экспертлар советының компетентлы әгъзалары укучыларның уку күнекмәләренең югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үттеләр һәм киләчәктә тикшеренү эшләре темалары өстендә эшләү өчен үз киңәшләрен бирделәр. 

Иске Ибрай мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Руфинә Сөләйманова “Иске Ибрай тарихы – ревизия әкиятләрендә” дигән темага тикшеренү эше әзерләде. Материалны сайлауда фәнни җитәкче – тарих укытучысы Рамил Сөләйманов зур ярдәм күрсәтте. 

Педагог һәм укучының тырышлыгы юкка булмады. Жюри тарафыннан югары бәя алган тикшеренү эше “Туган якны өйрәнү. Этнография. Тарих” секциясендә беренче урынга лаек булды. 

 

Фото: Иске Ибрай урта мәктәбе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X