Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай мәктәбе укучысы “Алтын каләм – Золотое перо” республика фестивалендә катнашты

Түбән Татар Майнасыннан Самат Гафиятуллин “Фотожурналистика” юнәлешен сайлаган.

“Волга” яшьләр үзәгендә “Алтын каләм – Золотое перо” XXVI республика балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестиваленең финал этабы узды. Аксубай районыннан “Фотожурналистика” юнәлеше буенча финалга Түбән Татар Майнасы мәктәбе укучысы Самат Гафиятуллин үтте.

Биш көн дәвамында ул журналистика өлкәсендә мастер-классларда һәм журналистлар белән очрашуларда катнашты. Самат профессиональ остазлар җитәкчелегендә эшләү һәм аларның кыйммәтле киңәшләрен алу мөмкинлегенә ия булды.


Мәгълүмати белешмә:
“Алтын каләм – Золтое перо” журналистика һәм яңа медиа белән мавыккан Татарстан Республикасы яшьләре өчен 25 еллык тарихы булган традицион проект, ул яшь журналистлар, иҗади һәм сәләтле яшьләрне ачыклау һәм алар эшчәнлегенә ярдәм итү максатларында үткәрелә.


Фото: “Алтын каләм – Золотое перо” фестиваленең “ВКонтакте” рәсми берләшмәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X