Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубай «Мин хәтерлим!» акциясенә кушылды

    Ватанны саклаучылар көне алдыннан Аксубайда тантаналы митинг һәм Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлеге һәйкәленә чәчәкләр салу булды.

    «Мин хәтерлим!» республика акциясенә районның хезмәт коллективлары, иҗтимагый берләшмәләр, яшь армиячеләр хәрәкәте вәкилләре дә кушылды. Ватанны саклаучылар көненә багышланган митингны район башлыгы Камил Гилманов ачты.

    –Фашистлар белән көрәштә башларын салган кешеләрнең исемнәре бу диварда урнаштырылган, диде ул. – Без бүген Бөек Ватан сугышы геройларын искә алабыз. Әфган сугышы, Чечен вакыйгаларында катнашучылар да сугышның барлык куркынычларын үз җилкәләрендә кичерде, бүген алар яшь буынны патриотизм рухында тәрбияләргә булышалар. Улларын армиягә озаткан аналарга зур рәхмәт әйтәсе килә. Егетләребез хәрби бурычны үтәргә теләп баралар, чөнки чын ир-ат эше –Ватанга хезмәт итәргә кирәклеген аңлыйлар. Яхшы алмаш үсә!

    Яшьләр исеменнән Рамазан Хәмидуллин һәм Юлия Стешина үз сүзләрен әйттеләр. Алар совет солдатларының батырлыгына, аларның тарихка һәм мәдәнияткә, Россия язмышына катнашы булуына соклануларын белдерделәр. Митингтан соң катнашучылар совет сугышчысы монументына һәм һәлак булган якташларыбыз мемориалына чәчәкләр салдылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: