Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубай мәгариф учреждениесендә Габдулла Тукайга багышланган кичә узды 

    Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулуга багышланган чаралар дәвам итә.

    3нче Аксубай урта мәктәбендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулу уңаеннан мәктәп күләмендә иҗат эшләре, шагыйрьнең иҗат әсәрләрен сәхнәләштерү бәйгесе узды. 

    Рус телендә узган кичә бөек шагыйрьнең тарихи мирасын буыннардан-буыннарга тапшыру, сәләтле балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, иҗади шәхес үстерү максатын куйды. 

    Иҗади бәйгене сыйныф җитәкчеләре белән берлектә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Дәүләтшина оештырды. Җиңүчеләргә грамоталар тапшырган жюри рәисе Фәридә Фәизова, шагыйрь яшәгән еллардан ераклашкан саен, аның иҗатының бөеклеге, асыл мәгънәсе тагын да тирәнрәк ачыла бара. Чын шагыйрьләр үлемсез булалар. Даһиларның гомере халык хәтере белән исәпләнә, дип билгеләп үтте. 

    “Без Тукайны укыйбыз” театральләштерелгән күренешләрне сәхнәләштерү номинациясендә 4 ”Б” сыйныф укучылары – беренче, 3 ”В” сыйныф укучылары – икенче, 3 ”А” сыйныф укучылары өченче урынны яуладылар. Шул ук номинациядә 5-6 сыйныф укучылары арасында 6 “В” сыйныф укучылары командасы – беренче, 5 ”Б” сыйныф укучылары командасы – икенче, 6 ”Б” укучылары командасы өченче урынны яулады. 

    ”Без әкиятләр иҗат итәбез” дигән иҗади эшләр бәйгесендә бертуган Ксения һәм Валерия Васильевалар җиңүче дипломына лаек булдылар. 

    Барлык катнашучыларга грамоталар тапшырылды. ”Иң яхшы режиссерлык эше”, ”Иң яхшы актерлык образын гәүдәләндерү” һәм ”Эмоциональлек һәм иҗади позитив өчен” номинацияләре призерлары да мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: