Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай механизаторы уңышлы эшли 

“Аксу Агро” ҖЧҖнең терлек азыгы әзерләү буенча механикалаштырылган звено әгъзасы Дмитрий Ижутов печән төяүдә уңышлы эшли.

Әлеге авыл хуҗалыгы предприятиесендә печәннең беренче катын чаптыру югары темпта бара. Терлекләрнең баш саныннан чыгып, печән әзерләү планы 2540 тонна тәшкил итә. Бүгенге көндә сыйфатлы печән 1800 тоннадан артык әзерләнгән.

Бу план күләменең 70 проценттан артыгы дигән сүз. Хуҗалыкта кичектергесез эшләрне үтәп, киеренке хезмәт кую - механизатор Дмитрий Ижутов өчен күнегелгән эш. Азык әзерләүнең беренче көннәреннән үк ул үз агрегатында печән төяү, эскерт кую белән мәшгуль. Механизатор үз эшен «бишле» гә белә, чөнки ул бөтен гомерен игенчелеккә багышлаган.

Азык әзерләүдә дә бишенче ел катнаша. Җәй көне печән, салам әзерләүдә даими эшли. Кышкы чорда сөт комплексына беркетелгән, малларга азык таратуда, төрле операцияләрне башкаруда ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев