Аксубай механизаторы бар эшкә дә оста
«Аксу Агро» авыл хуҗалыгы предприятиесендә уңган-булган механизаторлар хезмәт куя. Шундыйларның берсе – Александр Жарков.
Әлеге авыл хуҗалыгы формированиесендә Александр чагыштырмача күптән түгел – дүрт ел чамасы гына эшли. Моңа кадәр төзелештә эшләгән һәм эшчәнлек юнәлешен тамырдан үзгәртергә булган. Игенчелек – авыр хезмәт. Авыл хуҗалыгында эшләгән елларда үзен яхшы яктан күрсәтергә өлгергән. Иртә яздан Александр трактор белән җир тырмалый, чәчә. Җәйге чорда комбайн штурвалы артына утырып, бөртеклеләрне урып-җыюда катнаша. Техникаларны ремонтлау вакыты җиткәч, аңа тимерче эшен ышандырганнар. Ул бу уникаль һөнәрне дә үзләштергән. Сезон башыннан алып йөздән артык тырманы ремонтлаган.
– Александр Жарков – намуслы, башкаручан хезмәткәр, – дип билгеләп үтте авыл хуҗалыгы предприятиесенең баш инженеры Илгизәр Зәйнуллин. – Игенчелектә булсынмы, техникаларны ремонтлаудамы, ул теләсә нинди эшне җиренә җиткереп башкара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев