Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай медицина хезмәткәрләре, башкалар кебек үк, коронавируссыз тормышка әйләнеп кайту турында хыялланалар

Кешеләр белән курку хисләре идарә иткән вакытта, медицина хезмәткәрләре аны Гиппократ анты белән җиңделәр.

 Шушы ел ярым вакыт дәвамында район газетасы хәбәрчеләре алар янәшәсендә эшли, журналистның хокуки кыры кысаларында авыруның һәр катлаулы очрагы һәм медицина хезмәткәрләренең медицина серен игълан итмәү турында беләләр.

Без медицина хезмәткәрләренең ныклыгына, чыдамлыгына һәм оптимизмына шаккатабыз.

– Коронавирус, сугыш кебек, һәр гаиләгә диярлек кагылды. Ноябрь бәйрәмнәреннән һәм локдаун атнасыннан соң авыруның кимүе күзәтелә, шулай да аралашмый тору чылбырны өлешчә өзү мөмкинлеге бирде. Хәзер без якланган: антисептиклар, махсус кием, вакцина – бар да җитәрлек. Бер генә нәрсә кирәк – кешеләрнең аңлавы һәм массакүләм вакцинация. Хезмәттәшләремнең барысына да зур рәхмәт, без ахырга кадәр эшләячәкбез, – дип сөйли поликлиника мөдире табиб Алинә Маланчева.

Пандемиянең беренче көннәрендә үк ачылган район үзәк хастаханәсе боксы көн саен 60лап пациентны кабул итә. Авыруларның саны бер кими, бер арта. Бер үк вакытта көн саен инфекцион авырулар белән эшләүче, аларны соңгы пациентка кадәр кабул итүче табиблар Сергей Матвеевка, Илдар Шәяздановка, Алинә Маланчевага, Зәкия Азизовага, Екатерина Соломоновага һәм алар белән эшләүче шәфкать туташларына тиешле бәя бирергә кирәк.

Ашыгыч ярдәм бүлеге коллективы – шәфкать туташлары, фельдшерлар, машина йөртүчеләр дә рәхмәт сүзләренә лаек.

Өлкән фельдшер Надежда Шугаева сүзләренә караганда, пандемия башланганнан бирле ашыгыч ярдәм бүлегеннән бер генә хезмәткәр дә эштән китмәгән. Гәрчә, медицина хезмәткәрләре үзләрен куркыныч астына куйсалар да, аеруча да саклану чаралары булмаган беренче вакытларда. Әйтергә кирәк, аларның барысы да диярлек коронавирус белән авырды. Кичен ашыгыч ярдәм хезмәте бригадасын смена тапшырган вакытта фотога төшергәндә, аларга, эштән китү турында уйлаганыгыз булмадымы, дигән сорауны бирдем. Бу сорау аларны гаҗәпкә калдырды: ә авыруларга нәрсә эшләргә кала, дип җавап бирделәр.

Чистай шәһәр хастаханәсе базасында Кама аръягының җиде районы өчен ковид госпитале эшли, анда безнең районнан да пациентларны алып киләләр. Аксубай район үзәк хастаханәсе табибы-реаниматологы анда инде Юрий Сухарев ел ярымнан артык эшли. Реанимация шәфкать туташлары Ләйсән Абрарова һәм Светлана Ильина да шулай ук ковид госпиталендә сынау уздылар, кирәк булганда аларны Чистайга командировкага җибәрделәр.

Безнең хәбәрче Юрий Сухарев белән очрашты. Ул госпитальдә эшләү белән бергә район үзәк хастаханәсенең УЗИ кабинетында кабул итү алып бара. Без аның белән авыруларны кабул итү арасындагы тәнәфес вакытында аралаштык, табиб юлга ашыкты, аңа төштән соң сменага китәргә кирәк иде.

– Пандемия вакытында иң авыры узган елның октябрь һәм быелның сентябрь айлары булды. Реанимациядә, нигездә, үпкәсенең 70-80 проценты зарарланган пациентлар. Яңа дельта-штамм белән зарарлану проценты бик тиз үсә. Реанимациядә күбрәк өлкән яшьтәгеләр, әмма яшьләр дә бар. Үлем очраклары пандемия башланганда да бар иде, хәзер дә югары булып кала. Барлык пациентлар да аппаратка тоташтырылган. Реанимациядә, нигездә, прививка ясатмаучылар, – дип уртаклашты Юрий Иванович.

Табиб ковид госпиталендә – 24 сәгать, бер тәүлектән соң, «кызыл зона»да җидешәр сәгать эшләүләрен әйтте. Ул үзе ковидны аяк өстендә үткәргән, чөнки госпитальдә табиб-реаниматологлар җитми. Юрий Сухарев, ковидны эчтән күргән кеше буларак, нинди генә очракта да прививка ясатырга киңәш итә. Советлар Союзы вакытында беркемдә дә прививкадан баш тарту яисә аңа каршы тору фикере булмады, нәкъ менә шуның өчен генә илебез кызамыкны һәм хәтта полиомиелитны җиңә алдык, дип шәрехләде ул. Ә тагын ул миңа куркыныч кадрлар – коронавирус белән авыручыларның үпкәләре зарарлану сурәтләрен күрсәтте. Без шуларның берсен бастырырга карар кылдык – анда «томанлы пыяла эффекты» тудырган сурәт бар – бу үпкәнең зарарланган өлеше.

Ел ярым эш тәҗрибәсе, ковид авырулары белән аралашкан табиб Сухарев, үпкәсе 80 процент зарарланган кеше беркайчан да нормаль тормышка әйләнеп кайтмаячак, чөнки күкрәк тутырып сулый алмаячак, дип раслый. Ковидтан соң бер үк вакытта хроник авырулар да кискенләшә. Прививка куйдырган пациентлар авыруны җиңелрәк кичерәләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев