Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай медиклары «Сәламәт урман – сәламәт кешеләр» акциясендә агачлар утырттылар

Аксубай районында «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе кысаларында массакүләм агач утырту узды.

Урман утырту буенча быелгы табигатьне саклау кампаниясе анда медицина вәкилләренең дә катнашуы белән аерылып торды. Коронавирус йогышы белән көрәшүче медицина тармагы хезмәткәрләрен хуплау кысаларында акция «Сәламәт урман – сәламәт кешеләр» лозунгы астында узды.

Иртәнге сәгать 8дә район хастаханәсе хезмәткәрләре чиләкләр, көрәкләр белән хастаханә янында җыелдылар. Хастаханә территориясендә фасад һәм бина алдында чыршылар утырту – аларның бурычы иде. Оештыручылар еллар узганнан соң үзәк район хастаханәсенең бөтен мәйданын агач-куаклар әйләндереп алсын – яшел зона – кешеләр сәламәтлеге өчен уңайлы шартлар тудырсын, дигән фикерне күздә тоттылар.

Агачлар утыртуга керешкәнче Аксубай урманчылыгы җитәкче-урманчысы Андрей Ильмухин медицина хезмәткәрләренә, үсентеләр тамыр алып, уңышлы үсеп китсен өчен, ылыслы үсентеләрне ничек утыртырга кирәклеген күрсәтте. «Сәламәт урман – сәламәт кешеләр» акциясендә медицина хезмәткәрләре коллективын район башлыгы Камил Гилманов та хуплады, ул үзе дә ылыслы агач утыртты.

– Бу агачлар сезнең пациентларга тизрәк сәламәтләнергә ярдәм итсен, һәм барысына да кәеф бүләк итсен, – диде ул.

Медицина хезмәткәрләре бердәм эшләделәр. Бу көнне хастаханә территориясендә дистәләгән яңа үсенте барлыкка килде. 12 еллык биек чыршыларны моңа кадәр Аксубай участок урманчылыгы питомнигында үстергәннәр.

– Хәзер безнең бурыч – үсентеләрне саклап калу, аларга су сибү, тәрбияләү, – дип билгеләп үтте район үзәк хастаханәсенең баш табибы Марсель Ислямов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев