Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай мәдәният учаклары туган як табигатен саклыйлар

Чуаш Еенорускиносы клубының эш планында экологик юнәлеш тә бар.

Авыл мәдәният учагы хезмәткәре Татьяна Кудряшова – туган авылның һәм аның әйләнә-тирәсенең экологик иминлеген саклау буенча күп кенә игелекле эшләр инициаторы. Аның җитәкчелегендә авыл кешеләре Бөек Җиңүгә багышланган «Агач утырт» Бөтенроссия акциясе кысаларында яшь агачлар һәм куаклар утырталар, «Россия сулары» акциясендә катнашалар, авыл янәшәсендәге урман участокларын, чокырларны чистарталар.

Күптән түгел ул авыл балалары белән «Дарулар исе» дигән исем астында авыл тирәлеге буйлап сәяхәт үткәрде. Сәяхәт вакытында балалар ашарга ярый торган гөмбәләр белән таныштылар, шулай ук кырда һәм урманда гына түгел, авыл урамында да очратырга мөмкин булган дару үләннәрен җыйдылар. Балалар дару үсемлекләре һәм аларның файдалы үзлекләре турында белделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев