Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубай мәчетендә Ураза гаете уңаеннан балалар өчен бәйрәм оештырылды

    Аксубайның үзәк мәчетендә балалар өчен «Матур Рамазан» бәйрәме узды.

    Бу бәйрәм балалар өчен традиционга әверелде, балалар аны көтеп ала. Кояшлы май көнендә мәчет территориясендә бик күп балалар, аларның әти-әниләре һәм якыннары җыелды. Алар өчен ачык һавада табыннар корылды, диннең һәм Рамазан аеның бөеклеге турында җырлар яңгырады. Балалар рәхәтләнеп уйнадылар, күңел ачтылар, батутларда сикерделәр. 

    Изге Рамазан ае тәмамлану уңаеннан җыелучыларга котлау сүзләре белән Татарстан мөфтие урынбасары, Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров мөрәҗәгать итте. 

    Ул барысына да сәламәтлек, иминлек, изге эшләрдә һәм башлангычларда Аллаһы Тәгаләнең ярдәмен теләде һәм Коръән сурәләрен укыды. Игелекле эшләр һәм ниятләр белән тулы Рамазан ае белән хушлашу уңаеннан “Альвидаг” мөселман җыры яңгырады. Тантанага килгән яшь мөселманнар аны игътибар белән тыңладылар. 

    Оештыручылар кызыклы һәм бай программа әзерләгәннәр. Аңа матур күбәләк мисалында кешедә рухилыкны үстерү турында танып-белү моментлары кертелгән иде. Шулай ук мәчет янындагы яшел чирәмлектә мавыктыргыч уеннар һәм бәйгеләр узды. Ачык һавадагы тантана мәчет бинасына күчте, балалар уртак намазда катнаштылар. Аннан соң бәйрәм табын артында тәмамланды. 

    – Балалар өчен «Матур Рамазан» бәйрәме – ул үсеп килүче буынны ислам дине нигезләрен һәм традицияләрен аңлауга җәлеп итү мөмкинлеге, – дип билгеләп үтте Равил хәзрәт. – Бәйрәмне оештыруда безнең хәйриячеләребез – эшмәкәрләр, оешма җитәкчеләре, гади гражданнар зур ярдәм күрсәтте. Аларның һәрбарчасына да рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: