Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай мәчетендә балалар бәйрәме узды 

Якшәмбе көнне кичке намаздан соң Аксубайның үзәк мәчете территориясен балалар биләп алды.

Биредә балалар өчен чаралар даими оештырыла, әмма соңгы ике елда бу бәйрәм пандемия аркасында беренче тапкыр оештырылды. 

Ул балалар белән Коръән сүрәләрен укудан башланды. Бу – балалар бәйрәменең тагын бер матур йоласы. 

Бәйрәмгә ТР Диния нәзарәтеннән аниматорлар чакырылган иде, алар уеннар аша исламның матурлыгын һәм бөеклеген күрсәттеләр. 

– Балалар уен аша дин белән танышалар, гореф-гадәтләр турында беләләр, – дип билгеләп үтте ТР Диния нәзарәте мөфтие урынбасары, Көньяк төбәге казые, район имам-мөхтәсибе Равил Зөфәров. – Мәчет каршында балалар өчен якшәмбе мәктәбе эшли, әмма бу уртак бәйрәм парта артында утырудан күпкә яхшырак. 

Балалар өчен ачык һавада бәйрәм өстәле дә әзерләнгән иде. Алар уйнап алгач, милли ризыклар белән сыйландылар, чәй эчтеләр, бәйрәмнән алган хис-кичерешләре белән уртаклаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X