Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубай һәм Чистай районнары чигендә килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтендә дүрт кеше зыян күргән

    Җомга кичендә Аксубай һәм Чистай районнары чигендә юл-транспорт һәлакәте булды.

    Анда “Ларгус” һәм Корея внедорожнигы “ССангЙонгРекстон” бәрелешә. Юл фаҗигасе булган урынга юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре, коткаручылар чыкты.

    Исерек шоферларны ачыклау буенча рейдта катнашкан хәбәрчебез дә юл-транспорт һәлакәте урынында булды. Без килеп җиткндә зыян күрүчеләрне ашыгыч ярдәм "кареталары" алып китте инде. Коткаручылар зыян күрүче «Ларгус» йөртчесен автомобильдән чыгарырга ярдәм итттеләр.

    Аксубай янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны башлыгы Руслан Ибляминов аңлатканча, барыннан да күбрәк «Ларгус» автомобиле йөртүчесе зыян күргән. Җитди имгәнү сәбәпле, коткаручылар аны арткы ишек аша чыгарып, медикларга тапшырдылар. Юл-транспорт һәлакәте вакытында автомобиль салоннарында машина йөртүчеләр һәм берәр пассажир булган. Баш коткаручы сүзләренә караганда, алар барысы да төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган, өчесен – Чистай район үзәк хастаханәсенә озатканнар, берсен Аксубай районы хастаханәсенә китергәннәр.

    Урында юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре эшләде. Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: