Аксубай кырында бөтен республикадан килгән инвесторлар уңыш язмышын хәл иттеләр
Кичә Аксубай районында «Басуларда агымдагы вәзгыять һәм авыл хуҗалыгы культураларының потенциалын саклап калу чаралары» темасына үсемлекчелек буенча семинар узды.
Анда инвестицион компанияләр җитәкчеләре һәм аларның игенчелек буенча урынбасарлары, «Россельхозцентр» ФГБУның Татарстан Республикасы филиалы җитәкчеләре, орлыклар һәм ашламалар белән тәэмин итүчеләр, фирмалар вәкилләре катнашты. Семинар эшен Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров ачты.
– Республикада күзәтелгән кояшлы коры һава торышы, әлбәттә, игенчеләрне уңыш өчен борчылырга мәҗбүр итә, әмма вәзгыятьнең кискен булуын әйтергә иртәрәк әле, – дип билгеләп үтте ул. – Аны җайлап җибәрү мөмкинлеге бар һәм без бу планда, фәнни якын килү белән бергә, максималь рәвештә эшләргә тиеш.
Семинарның практик өлешен Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов алып барды. Катнашучылар «Волга-Селект» ҖЧҖнең көзге культуралар кырында булдылар. Агымдагы һава шартларында көзге культураларны формалаштыру технологиясе каралды. Республиканың төрле авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән культуралар үрнәкләре күзәтүгә куелган иде, белгечләр бу пробаларның торышына анализ ясадылар, үсемлекләрнең стресс хәлен яхшыртырга сәләтле агрочаралар турында сөйләштеләр. Шулай ук сабан культуралары басуында да республиканың төрле агрофирмаларыннан җыелган сабан культуралары үрнәкләре җентекләп анализланды. Семинарда катнашучылар бөртекле-кузаклы һәм техник культуралар (рапс) үсеше өчен явым-төшем җитмәгәндә сабан культуралары уңышын булдыру ысуллары турында фикер алыштылар.
Биологик, химик препаратлар җитештерүче фирмалар вәкилләре чәчүлекләрне көйсез һава шартларыннан ничек саклау мөмкинлеге турында сөйләделәр.
Семинар эше бу елның язында «Волга-Селект» ҖЧҖ территориясендә төзелгән эремә комплексында тәмамланды. Әлеге комплексны төзегән компания вәкилләре эремә пунктының эшен оештыру турында җентекләп сөйләделәр, авыл хуҗалыгы культураларын үстерүдә мондый комплексларны куллану тәҗрибәсе белән таныштырдылар. Шулай ук белгечләр авыл хуҗалыгында яңа дәүләт программалары буенча фикер алыштылар: Урман хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә чокыр-балка, кырларны саклау өчен урман утыртмалары булдыру, әче туфракларны известьлау.
Очрашу ахырында район башлыгы Камил Гилманов семинарны оештыручыларга нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт белдерде. Ул безнең районда эшләүче барлык дүрт инвесторның да чәчү кампаниясен оптималь срокларда уңышлы башкаруларын, көзге игеннәрнең зур югалтуларсыз сакланышын билгеләп үтте.
– Бүген безнең бурыч – табигый аномалияләр шартларында ирешелгәннәрне саклап калу, – дип ассызыклады ул.
Район җитәкчесе ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына, Россельхозцентр җитәкчелегенә корылык шартларында үсемлекчелек тармагын алып бару буенча фәнни киңәшләре һәм ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
Күбрәк фотоларны әлеге сылтама буенча карагыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев