Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай кыр хезмәтчәннәре терлек азыгы әзерли 

Аксубай районы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре мал азыгы әзерләүне дәвам итәләр.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көнгә күпьеллык үләннәр 1000 гектардан артык (план буенча 14250 гектардан күбрәк) мәйданда чаптырылган. Өзлексез яуган яңгырлар азык әзерләүчеләргә эшне туктаусыз алып баруда комачаулый.

Шуңа да карамастан, үз эшләренең чын осталары булган басу хезмәткәрләре эшне дәвам итү өчен мөмкинлек табалар. Бүгенге көндә күпьеллык үләннәр «Аксу Агро» ҖЧҖдә – 700 гектардан артык, «Актай» ҖЧҖнең механикалаштырылган звеносы исәбендә 100 гектардан күбрәк мәйданда чаптырылган, «Аксубай» АФ азык җитештерүчеләре дә эш темпын арттыра. 

Фото: архивтан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев