Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

«Аксубай» кулланучылар авыл хуҗалыгы кооперативы – уңыш үрнәге

Районда фермерлыкны үстерү мәсьәләләре буенча семинар узды. Аның эшендә фермер хуҗалыклары башлыклары, район хезмәтләре, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Айзат Шакировның Иске Кыязлы авыл җирлеге территориясендә урнашкан «Аксубай» кулланучылар авыл хуҗалыгы кооперативы фермерларның игътибар үзәгендә булды. Бүген ит эшләнмәләре җитештерү предприятиесе бу юнәлештә беренче адымнарын ясый.

Районда танылган фермерлар Әлфирә һәм Рәис Шакировларның 24 яшьлек улы Айзат – авыл хуҗалыгы производствосында яңа кеше түгел. Фермерлык эшенә ул кечкенәдән абыйсы белән әти-әнисенә булышып өйрәнеп үсә. Аңа өмет баглыйлар. Мондый бинаны ачу өчен яңа эш башлаучы кооператор 5 миллион сум күләмендә грант алган. Бу акчага бинаны әзерләгән, җиһазлар сатып алган. Ит эшләнмәләре чыгару буенча күзаллауга ия булу өчен, төрле предприятиеләрдә технологияне өйрәнгән, җитештерү эшенең нечкәлекләрен җентекләп үзләштергән.

Семинарда катнашучылар җитештерелә торган продукция белән кызыксынып таныштылар. Витринага пилмән, мантый, «өчпочмаклар», кәтлитләр, фрикаделькалар, фарш куелган. Цехның ике хезмәткәрен пилмән ясау процессы артында күрдек.

Фермерлар цехның җиһазланышына игътибар иттеләр – камыр белән операцияләр ясауда машина ярдәмгә килә – кирәкле калынлыктагы камыр секунд эчендә осталар кулында була. Бина хуҗабикәсе Әлфирә Шакирова ассортимент алга таба киңәячәк, дип ышандырды.

–Күп кенә кулланучылар, өйдә кулдан ясалган кебек, экологик яктан чиста, өстәмәләр кушылмаган продуктларны сатып алырга тели. Без нәкъ менә шундый ризыклар җитештерә башладык.

Фермер базасы исә ит эшләнмәләрен чимал белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә (ит белән тәэмин итүчеләр дә бар – пайчылар, хезмәттәш-фермерлары, авыл халкы). Семинарда катнашучылар Шакировларның Иске Кыязлыдагы терлекчелек объектында булдылар, мөгезле эре терлекләр асрала торган бинаны карадылар, фермерларның эшкә хуҗаларча якын килүенә бәя бирделәр.

– Шакировлар – хезмәт сөючәнлек, максатчанлык нигезендә авыл хуҗалыгы производствосында чын уңышка ирешү үрнәге, – дип ассызыклады район башлыгы Камил Гилманов. – Һәркем алдында юл ачык, бары тик максатка ирешүдә үҗәт булырга гына кирәк.

Шул ук авылда КФХ Сибгатов КФХсы да эшли. Хуҗалык сыерлар абзарын үзгәртеп коруга, таналар сатып алуга дәүләттән 3 миллион сум грант алган. Бүгенге көндә КФХда 87 баш мөгезле эре терлек бар, шуның 37се – савым сыерлары, атлар да үрчетелә. Ындыр табагында тәртип урнаштыруда күп эшләр башкарылган. Уңышны җыеп алуга керешкәнчегә кадәр, биредә ашлык чистарту комплексы төзелгән, складлар ремонтланган, техника сатып алганнар. Нәсыйх Миңнегалиев хуҗалыкта эшнең ничек оештырылуы, киләчәккә планнар турында сөйләде. Семинарда катнашучылар ашлык чистарту комплексын карадылар, терлекчелек фермасында булдылар, азыклар сыйфатына бәя бирделәр. Киләчәктә нәселле таналар сатып алу (савым сыерлары санын 200 башка кадәр җиткерү), ит терлекчелеген, ат үрчетүне үстерү күздә тотыла.

Семинар барышында фермерларда хуҗалык эшчәнлегенең теге яки бу моментына кагылышлы сораулар туды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рөстәм Гатин районның терлекчелек тармагы нәтиҗәләренә анализ ясады. Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Александр Мясников яшь терлекләрнең сакланышы, терлекләрне идентификацияләү, тармакның киләчәге нинди булуга тукталды.

 

Күбрәк фотоларны әлеге сылтама буенча карагыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев