Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубай көрәшчесе самбо буенча Россия чемпионаты призеры булды

    Сергей Овчинников СССРның атказанган тренеры, профессор Е.М. Чумаков истәлегенә спорт һәм хәрби самбо буенча Бөтенроссия турнирында студентлар арасында икенче урынны алды.

    Кстов шәһәрендә самбо буенча Россия чемпионаты тәмамланды, анда илнең 64 югары уку йорты студентлары – ике йөздән артык спортчы катнашкан. Алар арасында 3нче Аксубай мәктәбен тәмамлаган, ә хәзер Казан федераль университетының өченче курс студенты Сергей Овчинников та бар.

    Егет үзе белем алган югары уку йорты данын яклап кына калмыйча, безнең район спортчылары – көрәш буенча тренер Александр Скворцов тәрбияләнүчеләре ни дәрәҗәдә чыдам һәм көчле була алуын да күрсәтте. Бөтенроссия турнирында Сергей 58 кг авырлык категориясендә көмеш призер булды.

    – Көндәшлек җитди иде. Чемпионатта илнең күпчелек югары уку йортлары вәкилләре катнашты. Шунысы кызык, анда хәрби уку йортлары студентлары да көч сынаштылар. Аларның катнашуы – сирәк күренеш, – дип уртаклашты егет. – Мин яхшы нәтиҗә күрсәтә алдым һәм моның белән канәгать. Әмма моның белән генә тукталырга җыенмыйм.

    Самбо буенча спорт мастеры исемен егет 19 яшендә ала. Көрәшче юлын ул мәктәптә укыганда ук башлаган. Шул вакыттан бирле бер генә ярышны да калдырмаска тырыша, һәр тапкыр осталык күрсәтеп, күнекмәләрне камилләштерә. Студентлар арасында Россия Чемпионатына кадәр Сергей Казанда халыкара класслы спорт мастеры Нәкыйп Мадьяров истәлегенә үткәрелгән XXXII Бөтенроссия турнирында катнашкан. Ярышларда ул 64 кг авырлык категориясендә өченче урынны алган. Аның тренеры – Василий Иванов.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: