Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубай көрәшчеләре беренче урыннарны алып кайттылар

    Аксубай спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре көрәш буенча беренчелектә шәп нәтиҗәләр күрсәттеләр.

    Шушы көннәрдә Нурлат районының Чулпан авылында ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Чулпан көрәш мәктәбе» призына билбаулы көрәш буенча ачык шәхси команда беренчелеге ярышлары узды.

    Спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре көч сынашуларда югары күрсәткечләргә ирешеп, беренче урыннарны гына яулап кайттылар! Спортчыларның уңышын тренер Диләрә Латыйпова да уртаклаша.

    Илдус Камалов (Түбән Татар Майнасы мәктәбе) 55 кг авырлык үлчәмендә 1 урынны алды.

    Ильяс Вафин ( В.Г. Тимирясов исемендәге 1нче Аксубай мәктәбе) 45 кг авырлык категориясендә 1 урынга лаек булды.

    Адель Садыйков (2нче Аксубай мәктәбе) 40 кг авырлык үлчәмендә 1 урынны алды.

    Җиңүчеләр грамоталар, медальләр һәм акчалата призлар белән бүләкләнделәр.

    Фото: яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге архивыннан.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: