Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай коткаручылары хәрби җәелдерү буенча беренче булдылар

Аксубайда җиде район коткаручылары арасында хәрби җәелдерү әзерлеге буенча ярышлар узды.

Ул Россия МЧСның ТР буенча Баш идарәсе янгынга каршы Федераль хезмәтенең 11 эзләү-коткару отрядының шәхси составын тантаналы төзү белән башланып китте.

Аксубай районының баш коткаручысы эчке хезмәт майоры Руслан Ибяминов ярышлар кураторы – РТ буенча 7 нче ФПС отрядының 48 нче махсус янгын сүндерү-коткару бүлегенең дежур сменасы җитәкчесе капитан Дамир Суфияновка бүлекчәләрнең ярышларга әзерлеге турында рапорт бирде. Коткаручылар командаларын район башлыгы Камил Гилманов сәламләде.

– Хөрмәтле янгын хезмәте хезмәткәрләре. Сез кеше гомерен, мөлкәтен саклап каласыз. Бүгенге ярышлар – ул үзенә күрә әзерлек һәм сезнең – янгын куркынычсызлыгы көрәшчеләренең үз вазыйфаларын, үз бурычларын ни дәрәҗәдә уңышлы башкара алуын тикшерү. Теләсә кайсы гадәттән тыш хәлнең нәтиҗәсе сезнең күнекмәләргә һәм осталыкка бәйле, – дип билгеләп үтте район башлыгы.

Ул янгын сүндерүчеләргә – район коткаручыларына оператив җавап бирүләре, кешеләрнең янгыннарда һәлак булуына юл куймаулары өчен аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде. Аксубай янгын сүндерү һәм коткару гарнизонының хәрби бурычларны үтәргә һәрвакыт әзер булуын аерым ассызыклады.

Бүлекчәләр арасында иң яхшы команда исеме өчен көрәштә 7 иң яхшы команда – Аксубай, Баулы, Чирмешән, Яңа Чишмә, Нурлат, Сарман, Рус Акташы командалары катнашты.

Ярышлар тәртибе жирәбә буенча билгеләнде – аксубайлылар икенче булды. Коткаручы-янгын сүндерүче киеменә киенүнең беренче минутларыннан ук безнекеләргә тиңнәр булмавы ачык иде. Ә арматура кискәндә авария-коткару инструменты белән алар ничек җитди эшләделәр! Зыян күрүчене коткару өчен керү һәм аны алып чыгу өчен кысан юл аша үтү иң авыр этап булды. Барлык гамәлләр дә төгәл, ыгы-зыгысыз һәм артык хәрәкәтләрсез башкарылды. Шулай ук, хәрби җәелдерүне команда белән бергә һөнәри яктан төгәл күрсәтеп, автомобильгә таба юл алдылар.

Автомобиль «су чыганагы»на куелган иде, егетләрдән ике линия – магистраль һәм эшче линияләр сузу таләп ителде. Аның җиңсәсе мишеньнәргә кадәр сузылды. Бары тик алар гына тулып чыкты, судья урында ярышка нокта куйды. Бу юл белән җиде команда да үтте. Иң яхшы нәтиҗә – 4,14 минутны, Аксубай коткаручылары күрсәтте!

Ярышларга нәтиҗә ясап, баш хөкемдар Дамир Суфиянов, ярышлар мәйданчыгы, барыннан да элек, коткаручыларның кешеләрне коткару, янгыннарны сүндерү буенча көндәлек эшчәнлек күнекмәләрне күрсәтте, дип ассызыклады.

Хәрби җәелдерү буенча ярышларда өченче урынны Яңа Чишмә янгын часте командасы, икенче урынны Чирмешән янгын часте командасы алды. Капитан Владимир Корнилов җитәкләгән 102 нче Аксубай янгын часте командасы бәхәссез лидер булды.

Владимир коткаручы булып инде биш ел эшләве белән уртаклашты. Быел аны каравыл җитәкчесе итеп билгеләгәннәр. Җиңү җиңел бирелдеме, дигән сорауга команданың яшь капитаны: «өйрәнүләрдә авыр булса – көрәштә җиңел була», – дип шаяртып җавап бирде.

– Без икенче тапкыр хәрби җәелдерү буенча ярышларны кабул иттек. Безнең команда беренче булды һәм безгә район данын гына түгел, ә үзебезнең часть кергән Әлмәт шәһәренең 11 нче янгын сүндерү-коткару отряды данын да республикада якларга туры киләчәк, – дип билгеләп үтте Аксубай янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны башлыгы Руслан Ибляминов. – Рәхмәт, командага, сынатмады! Команданың җиңүенә китергән егетләрне исемнәре белән атап үтәсе килә. Алар караул җитәкчесе Владимир Корнилов, бүлек командиры Ринас Галлямов, Александр Федоров, Николай Карпов, Рузәл Гайнуллин.

 

Күбрәк фотоларны әлеге сылтама буенча карагыз

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев