Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай комбайнчылары республика буенча иң яхшылар арасында

ТР механизаторлары арасында республика һәм район дәрәҗәсендә 235 җиңүче арасында Аксубай районыннан да 9 игенче бар.

Аксубай районыннан урып-җыюда катнашкан 9 механизатор ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан игълан ителгән «Иң яхшы комбайнчы – 2021» республика бәйгесен уңышлы узды.

Конкурс комиссиясе иң күп чаптырылган мәйдан һәм иң күп ашлык суктырып алу күрсәткечләре буенча республика һәм район дәрәҗәсендәге җиңүчеләрне билгеләде.

Уздырыла торган бәйгенең объективлыгы максатыннан урып-җыю техникасы комбайннарның куәтлеге буенча 4 төркемгә бүленгән иде. Республиканың иң яхшы комбайнчыларын ачыклау өчен ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы даими мониторинг алып барды. Бөртекле культураларны суктыруда республикада югары күрсәткечләргә ирешкән җиңүчеләр арасында узган елларның алыштыргысыз лидеры – «Аксу Агро» ҖЧҖ механизаторы Җәүдәт Сафиуллин да бар.

Ашлык суктыруда югары район күрсәткечләренә ирешүчеләр арасында: «Аксу Агро» ҖЧҖдән Хөсәен Галиев, Владимир Петров, Евгений Кудряшов, Алексей Кудряшов, Валерий Ендерюков һәм «Волга-Селект» ҖЧҖдән Эльвир Нуртдинов.

Игеннәрне чаптыруда югары җитештерү күрсәткечләренә ирешкән җиңүчеләр арасында «Волга-Селект» ҖЧҖ механизаторы Зиннур Минхәйдәров һәм «Аксубай» АФ дан механизатор Александр Яманов бар. Комбайнчылар бәйгесендә югары күрсәткечләргә ирешкән игенчеләр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы премияләренә лаек булдылар.

– Җиңүче механизаторларны чын күңелдән котлыйсым һәм яңа хезмәт казанышлары телисе килә, – диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов. – Алар басу-кырларда армый-талмый хезмәт куеп, уңышларга ирештеләр.

Район игенчеләре өчен әлеге ел саен үткәрелә торган бәйге урак өстендә югары нәтиҗәләргә ирешү өчен этәргеч булып тора.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X