Аксубай китапханәсенең әдәби залында шигърият сәгате үтте
Чара рус язучысы, шагыйрь, тәрҗемәче, әдәбият буенча Нобель премиясе лауреаты Борис Пастернакның тууына 130 ел тулуга багышланды.
Икенче мәктәпнең 8 сыйныф укучылары шагыйрьне тарихи факт буенча беләләр: күренекле шагыйрь Бөек Ватан сугышы вакытында Чистайда яшәгән һәм эшләгән.
Китапханә хезмәткәрләре балаларга Пастернакның тормышы һәм иҗат юлы, шигъри эшчәнлегенең билгесез фактлары турында сөйләделәр.
Шулай ук әдәби шәхеснең әсәрләре, замандашларының аның турындагы истәлекләре тәкъдим ителгән китап-журналлар күргәзмәсе белән таныштырдылар. Укучылар, даһи шагыйрьгә ихтирам һәм хөрмәт күрсәтеп, аның шигырьләрен укыдылар.
Фото: Аксубай китапханәсе архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев